Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ялган полицейскийга ышанып, пенсионер ханым акчасыннан колак каккан

67 яшьлек пенсионер сөйләвенчә, аның телефонына банк хезмәткәреннән шалтырату килгән. Таныш булмаган кеше, янәсе, счеттан акча алырга маташалар, дип хәбәр итә.

Законсыз рәвештә акча күчерүне булдырмас өчен, әлеге ханымга счеттан акчаларын алып, аларны банкның гомуми счетына салу кирәген әйткән. Хатын баш тарта һәм трубканы ташлый.

Бераздан ир кеше шалтырата, үзен тикшерүче дип таныштыра, җинаятьне ачуда ярдәм итүен һәм банк хезмәткәренә җинаятьчене табарга ярдәм итүен сорый. Хатын полицейскийга ышана, 168000 сум күләмендә счеттан акча ала һәм шуннан соң банкомат аша ялган банкирларга күчерә.

Соңрак пенсионер ханым мошенникларның хәйләсенә эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст. 2 өлеше буенча (мошенниклык) җинаять эше кузгатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев