Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

"Җәяүле өстенә менәләр бит!"

Җәяүлеләр катнашында 10 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән.

Җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау профилактика чарасын уздыруга нигез булып тора.

2020 елның 6 ае эчендә Яшел Үзән районында җәяүлеләр катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 10 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Шуңа бәйле рәвештә, 8 июньдә, гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, Гоголь урамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән юл-патруль хезмәте нарядлары төркемнәре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чара үткәргән.

Тикшерү барышында иминлек каешын эләктермәгән - 1, җәяүлеләргә юл бирмәгән - 3, җәяүлеләр чыга торган урында обгон ясаган 1 автомобильче ачыкланган.

‼Әмма кайбер җәяүлеләр дә наушник киеп, як-ягына карамыйча йөрүне ташласыннар иде. Машинаны да бер секунд эченә туктатып булмаганны аңласак иде...

Инспекторлар гражданнарны битараф калмаска һәм полициягә юлда үзләрен дөрес тотмаган, исерек хәлдә руль артына утыручылар турында кәрәзле телефоннан - 112, Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлегенә 4-47-04 номеры буенча хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X