Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сак бул, руль артында исерек

Бөтен җирдә дә тәртип булса иде ул.

Шул исәптән юлларда да. Салмыш килеш руль артына утырып чыгучыларның кайберләре моны тәртипсезлек дип санамый да, хәтта. Җәза үтәр вакыт җиткәч кенә нәрсә эшләгәнен бәлки аңлыйдыр. Беренче тапкыр эләгүчеләр гадәттә административ җәза белән генә котылса, икенчесендә инде җинаять җавап­лылыгы билгеләргә мөмкиннәр. Законда шулай каралган.

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләренең чираттагы рейды бары­шында салмыш хәлдә то­тылган А.В.Власик, Д.В.Митронов кебек автомобильчеләр закон турында вакытлыча онытып торган. Тотыл­гач, исе­рек­лекләре ачыклангач кына «айнып» киткәннәр. Айнырсың да, машина йөртүдән мәхрүм ителсәң һәм шуңа өстәп штраф та түләсәң.


Җәмәгать суды бу автомобильчеләрне йөртү хокукыннан 1 ел 7айга мәхрүм иткән һәм һәркайсына 30ар мең сум штраф салган.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев