Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Воронино авылында зур фаҗига: ике янгын корбаны

Коточкыч янгын нәтиҗәсендә өчәр баласы булган ике гаилә йорт-җирсез кала. Ә урамда – көз. Кышы да озак көттермәс.

Узган ял көннәрендә Воронино авылында беръюлы ике кешенең гомере өзелгән. Кизү торучы коткаручылар килеп җиткәндә бер участокта ике торак йортны, янәшәдә урнашкан мунчаны ут ялмап алган була инде. Ялкын чолганышында калган мәйдан 148 кв. метрга җитә. Аның күрше йортларга да күчү ихтималы артканнан арта бара. Әмма ут чорнап алган корылмалар эчендә кешеләр калу мөмкинлеге турында янгын сүндерүчеләргә беркем дә хәбәр итми. Янгынны җиңгәч кенә, конструкцияләргә су сипкәндә, коткаручылар мунча эчендә ике ир-атның бик нык янган гәүдәсен табып ала.

Әлеге янгынны сүндерүгә 28 кеше һәм 8 берәмлек техника җәлеп ителә. ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторларының башлангыч мәгълүматлары буенча, ут мунчада мич яккан вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәүдән чыккан.

Сорау алу барышында ачыкланганча, бу кичтә йорт хуҗалары дуслары белән бергә мунча ягарга булган. Ир-атларның берсе утын артыннан киткән арада, калган өчесе мичне бензин сибеп кабызырга маташкан. Янучан сыеклык секундлар эчендә кабынып китеп, мунчаны ялмап та алган. Мунчадан ут бер торак йортның түбәсенә һәм аннан бер метр гына ераклыктагы икенчесенә үрмәләгән.

Мунча янганда, ир-атларның берсе йөгереп чыгарга өлгергән (соңрак аны күп санлы пешүләр белән Казан хастаханәсенә илтеп салганнар). Ә менә икесе — 46яшьлек йорт хуҗасына һәм аның 49 яшьлек күршесенә мунча ягу тагын да фаҗигалерәк тәмамлана. Менә шулай, саксызлык аркасында кешеләр гомере өзелгән һәм ике гаилә кышка каршы баш өстендә түбәсез, кием-салымсыз һәм документларсыз калган. Атасыз калган бер гаиләдә өч бала тәрбияләнә: 8 яшьлек малай, 13 һәм 18 яшьлек ике кыз, зыян күргән икенчесендә – 11 һәм 20 яшьлек ике кыз һәм 17 яшьлек яшүсмер.

Янгыннар буенча вәзгыять бик киеренке булып тора. Безнең районда утта һәлак булучылар саны инде 15 кешегә җиткән (чагыштыру өчен, 2019 елда 4 кеше һәлак булган). Хәзер, салкыннар башлану белән янгыннар саны да сизелерлек артачак. Еш кына ут чыгуга нәкъ мичләр, электр җылыту приборлары сәбәп була. Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре халыкны сак булырга, даими рәвештә куркынычсызлык чаралары күрү турында онытмаска, үзләренең милке һәм гаиләләре турында кайгыртырга чакыра.
Акыллырак булыгыз!

Резидә Йосыпова

Редакциядән: социаль челтәрләрдә бу фаҗигагә юлыккан гаиләләргә ярдәм күрсәтергә теләк белдерүчеләр дә бар. Бигрәк тә балалар укыган Карпов исемендәге гимназиялеләр бу кайгылы яңалык белән уртаклашып, кешеләрнең ярдәм итүен сорый. Моның өчен +7 906 328 51 33 телефоны аша Светлана Александровнага, яисә +7 987 404 15 34 телефоны буенча зыян күрүчеләргә шалтыратырга була. Алар ярдәм күрсәтү өчен банк карталары номерларын да бирә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев