Реклама
Лилия Габдрахманованы ире табып ала. Аңа 14 яшьлек кызы шалтырата. Ул мәктәптән кичке сәгать алтылар тирәсендә өенә кайта һәм капкадан керә алмый.
Ир өйдә хатыны - 38 яшьлек Лилия һәм улы -7 яшьлек Ранельнең мәетен табып ала. Хатын өстәлдә үлем алдыннан язма калдырган. Анда ирен гаепләмәүләрен үтенгән.
Күршеләр бу гаилә турында бер начар сүз әйтми, тату яшәвен, йорт салуларын сөйли.
Исегезгә төшерәбез, 4 март кичендә Васильево бистәсендә фаҗига була, хатын беренче улын буып үтерә, аннан үзе асылына.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз