Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Васильевода Росгвардия наряды үтерүдә шикләнелүчене тоткарлый

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре 33 яшьлек ир-атны үтерүдә шикләнеп тоткарлый.

15 февральдә кичке сигездә Васильево бистәсендә патрульлек итүче ОВО наряды Стахановская урамындагы шәхси йортта егетне пычак белән яралаганнар дигән хәбәр ала. Вакыйга урынына килгән росгвардиячеләргә зыян күрүченең әнисе улын бергә яшәүче ир-ат яралавын һәм аның күрше бүлмәләрнең берсендә булуын әйткән. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре бүлмәгә уза, исерек кешене тоткарлый һәм алга таба тикшерү өчен полициянең тикшерү-оператив төркеменә тапшырыла.

Соңыннан билгеле булганча, ул көнне бөтен гаилә кухняда утырганда спиртлы эчемлекләр эчкән. Өстәл артында ир-атлар арасында ызгыш чыга, өлкән яшьтәгесе аш-су бүлмәсендәге пычакны алып, 18 яшьлек егеткә – бергә яшүче хатынының улының күкрәгенә кадый. Ашыгыч ярдәм зыян күрүчене үзәк дәваханәгә озата. Элегрәк хөкем ителгән, 1988 елда туган затка карата җинаять составының 3, 30 һәм 1 өлешләрдә каралган билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев