Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Васильевода дача йорты янып беткән

21 июльдә 22.03 сәгатьтә 153нче Васильево янгын сүндерү частенә "Җәй" бакча җәмгыятендә янгын турында хәбәр килеп ирешә.

Ут сүндерүчеләр килгәндә, агач дача йортларының берсе дөрләп яна торган була. Күрше корылмаларга да ут таралу куркынычы яный. Янгын сүндерүчеләрнең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә, якындагы йортларны саклап кала алганнар. Әмма 193нче номерлы дача йорты тулысынча янып бетә, зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәбе ачыклана, дип хәбәр итә «Народная газета Васильево”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев