Васильевода өч укучы дәрескә исерек хәлдә килгән. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакырганнар
ЮХИДИ

Васильевода өч укучы дәрескә исерек хәлдә килгән. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакырганнар

Бу хәл Васильево бистәсе мәктәпләренең берсендә булган. 8-9 сыйныф укучыларының өчесе мәктәптән дәресләр арасында чыгып киткән һәм исерек хәлдә әйләнеп кайткан.

Шунда ук полиция хезмәткәрләрен һәм балигъ булмаган балаларның ата-аналарын чакыртканнар.

Законлы вәкилләр барында алкотестерда тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗә - "уңай".

Өч кыз да профилактик учетка куелган, ата-аналарга РФ КоАП 20.20 ст. буенча беркетмәләр төзелгән


Нет комментариев