Яшел Үзән

Васильевода агачлык янган

14 июльдә 22.30 сәгатьтә Васильево янгын сүндерү частена шаһиттан хәбәр килеп ирешә.

Шалтыратучы Чапаев урамындагы ут чолгап алган агачлык турында хәбәр итә. Урынга кичекмәстән янгын сүндерүчеләр һәм авария хезмәтләре җибәрелә.
Каты җил нәтиҗәсендә, ике урында электр үткәргечләре өзелде. Ут чыгып, коры үләнгә каба. Янгын бик тиз тарала һәм, сүндерүчеләр килгәндә, янган мәйдан 90 квадрат метр тәшкил итә.
Утны 20 минуттан сүндерәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: