Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Васильево борылышында 17 автомобиль бәрелешкән

"Казан - Яшел Үзән" трассасында 17 автомобиль бәрелешкән, шул исәптән ике фура.

Юл-транспорт һәлакәтенең беренчел сәбәбе - дистанцияне бозу һәм тизлек режимын үтәмәү.

- Беренче машина тизлеген киметте, аңа барып бәрелделәр. Һәм барысы да бер-берсенә тоташтан бәрелү китте, - дип сөйләде зыян күрүчеләрнең берсе - Рамил.

Һава торышы да үз ролен уйнады. Бүген республиканы каплаган көчле кар яву аркасында юллардагы күз күреме сизелерлек начарланды, ә юлларда бозлавык барлыкка килде.

Трассада автомобиль бөкеләре, урында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре эшли.

Яшел Үзән районы ЮХИДИ хезмәткәрләре, юлларда аеруча игътибарлы булырга өнди. Үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев