Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Васильево бистәсендә торак йорт янды

Васильево бистәсендәге Татарстан урамындагы 1нче йортта янгын турында хәбәр якшәмбе көнне 15 сәгать 37 минутта «01» хезмәтенә килде.

Шунда ук 153нче янгын сүндерү һәм коткару частенең бүлекчәләре чыкты, аларны йорт хуҗабикәсе каршы алды. Хатын төтен таралган корылмадан мөстәкыйль рәвештә чыгып киткән һәм йортта кешеләр булмавын аңлаткан. Бу вакытка ут бөтен түбәне колачлый, бөтен мәйдан буйлап һәм күрше йортка янгын күчү куркынычы тудыра. Ярдәмгә Васильево янгын сүндерүчеләренә Яшел Үзән һәм Раифа дежур каравыллары килде.

Янгынның гомуми мәйданы 55 кв. м. тәшкил итә. Нәтиҗәдә, йортның түбәсе тулысынча янып бетте диярлек, эчендә барысы да яна. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторларының башлангыч мәгълүматлары буенча, йортның чормасында төзек булмаган электр үткәргече янгынның сәбәбе булган, нәкъ менә шуннан башланган. Ахыргы нәтиҗәләр сорау алу органнарына җиткереләчәк.

Резедә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев