Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Васильево бистәсенә баручы автобус янган

2020 елның 17 декабрендә 16 сәгать 29 минутта «112» ашыгыч хезмәтләре чакыруының бердәм номерына рейс автобусында янгын чыгу турында хәбәр килә, ул Казан - Васильево маршруты буенча хәрәкәтләнә торган була (Йошкар-Ола - Яшел Үзән автомобиль юлының 119 км ында).

Шаһитлар сүзләренчә, барган вакытта автобус идәнендәге люктан төтен чыга башлый. Йөртүче транспортны туктата, кондуктор белән бергә барлык пассажирларны автобустан чыгара. Ул арада ут бик тиз бөтен салонга тарала һәм автобусны тулысынча колачлый.

Урынга килгән янгын бүлекчәләрен автобус йөртүче һәм кондуктор каршы ала. Алар сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк. Кешеләр юл читендә була.
Бу вакытта автобус тулаем дөрләп яна. 10 кеше, машина йөртүче һәм кондуктор, янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче мөстәкыйль эвакуацияләнгән. Янгын 10 минут дәвамында сүндерелә. 10 пассажирны маршрут буенча башка автобус белән җибәргәннәр.
Зыян күрүчеләр, һәлак булучылар юк. Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең беренчел сәбәбе - транспорт чарасының төеннәре һәм агрегатларының төзексезлеге.

Татарстан прокуратурасы ике пассажир автобусы янганнан соң тикшерүләр оештырды.
Беренче инцидент кичә 16.29 сәгатьтә Яшел Үзән районы Грузинский бистәсеннән ерак түгел Васильево-Казан трассасында булды - ПАЗ автобусы яна башлады. Салонда 10 пассажир булган, алар мөстәкыйль рәвештә автобустан чыккан һәм башка транспортта билгеләнү пунктына кадәр барып җиткән.

Бүген 06.16 сәгатьтә Казан шәһәре, Мамадыш тракты, 10нчы йорт янында “Кече Клыки” тукталышында автобусның януы турында хәбәр алына. «Нефаз» маршрут автобусы янган, ул Казанның 2нче АТПсына карый. Янгын вакытында автобуста бер генә кеше - йөртүче булган.

Ике очракта да корбаннарсыз. Күзәтчелек ведомствосы пассажирлар йөртүне оештыру турындагы законнар таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк һәм нигез булган очракта җаваплылык чараларын күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев