Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Узганчы мең кат уйлам

Юлларда каршы полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатларында 21 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чара үткәрелә.

Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, машина йөртүче үзенең алдыннан барган транспорт чараларын узып китәргә уйласа, башта хәрәкәт өчен куркыныч тудырмая чагына һәм «Узып китү тыела» юл билгесе булмавына инанырга тиеш. Куркыныч борылышларда һәм караңгы урыннарда – узып китүләр тыелган.


Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салынырга яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Әгәр дә шундый ук хокук бозу очраклары кабатланса, бер елга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителү куркынычы яный, моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән, яисә әлеге гамәлне башкарган өчен хөкем ителгән зат яңадан хокук бозган очракта ул өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.


2022 елның 10 аенда Яшел Үзәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгу сәбәпле, 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 5 кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев