Узган атнада ЮХИДИ линиясе буенча 242 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозу очрагы теркәлгән
ЮХИДИ

Узган атнада ЮХИДИ линиясе буенча 242 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозу очрагы теркәлгән

Шуларның 36сында матди зыян китерелгән. Юл-транспорт фаҗигаләре бу юлы булмаган.

8 машина йөртүчене исерек килеш тотканнар. 3 йөртүче штрафын түләмәгән. Хәзер аларга аны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк. Штраф салынганнан соң 60 көн эчендә бурычларын түләгән булсалар, тоткарланмаслар иде.


Нет комментариев