Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Узган атнада 328 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 6 автомобиль йөртүче руль артында салмыш хәлдә тотылган

Юл һаләкәтендә 34 очракта матди зыян килгән, 5 кеше зарар күргән.

Яңа Тура технополисы территориясендә «ЗАЗ Chance» автомобилен йөртүче егет, көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүченең баш мие,
маңгае, ияге җәрәхәтләнгән, ике аягының да тез буыннары сынган. Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә китерелгән.

М7 «Волга» юлында «МАН» машинасы, тиешсез урында автомобиль юлын аркылы чыгучы җәяүлене бәрдерә.
Нәтиҗәдә, ир авыр дәрәҗәдәге баш мие җәрәхәте ала, бит сөяге, оча сөяге сына. Шулар өстенә тагын күп төрле имгәнүләр белән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләнә.

Зур Ключида «KIA Sportage» автомобилен йөртүче Бело-Безводное ягына зур тизлек белән барып, башта аның белән бер юнәлештә хәрәкәтләнүче «Лада 219110» машинасына, аннары каршы як юл кырыена чыгып, баганага бәрелә, җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүченең уң аяк табаны сына, уң тез буыны җәрәхәтләнә, умырт ка баганасының бил өлеше имгәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев