Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Утсыз төтен чыкмый

Яшел Үзәндә төзек булмаган мичләр аркасында янгыннар ешайды.

Статистика буенча, янгыннарның 90 проценты торак биналарда була. Иң еш сәбәп – электр приборларын һәм җылыту мичләрен эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне бозу.

Бигрәк тә хәл көзен һәм кышын кискенләшә. Батарея тиешле җылылыкны бирмәгән йортларда кешеләр электр җылыткычларын кабыза. Күпләр фикеренчә, заманча җылыткычлар бөтенләй куркынычсыз, аларны кабызып, курыкмыйча төнгә дә калдыралар. Болай итәргә ярамый, газ конфоркалары, плитәләр һәм кулдан ясалган җылыткычлар турында әйтеп тә торасы юк. Ел башыннан бирле төзек булмаган мичләр аркасында шәһәрдә һәм районда 28 янгын булган.

Шундый очракларның соңгылары аеруча гыйбрәтле. Әйтик, 9 сентябрьдә Карамалы Тау бистәсенең «Воложка» бакча җәмгыятендә янгында ике кеше һәлак булды. Сәбәбе – иске мич. 12 сентябрьдә, шулай ук, мичтән Яшел Үзәндә Красная урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыккан. Башта мунча янган, аннары ут торак йортка һәм каралты-кураларга күчкән. 15 сентябрьдә шул ук сәбәп белән «Октябрьнең 70 еллыгы» бакча җәмгыятендә өй тулысынча янып беткән. Корылмалар якын урнашканлыктан, өч күршенең диварлары уттан зыян күргән.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, янгыннар еш кына мичләрне күзәтүсез калдырганда була. Елның салкын вакытында аларны еш кына озак вакыт җылыталар, шуның нәтиҗәсендә мичнең аерым өлешләре артык кыза. Көнкүреш электр приборлары да, шулай ук, куркыныч тудыра. Аларның актив кулланылышы электр үткәргечләренә йөкләнешне арттыра, һәм нәтиҗә буларак – искергән үткәргечләр аңа чыдамый.

– Күпләр, аларның йортларында янгын булырга мөмкин түгел, дип саный, – дип шәрехли ЯҮМР буенча профилактик эш һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Олег Костин. – Шулай да, янгынның язмыш эше һәм сукыр очраклылык түгел, ә кешенең турыдан-туры катнашы яки эшсезлегенең нәтиҗәсе икәнен аңларга кирәк. Фаҗигаләрне булдырмау өчен, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең, барыннан да элек электр приборларын, җылылык мичләрен урнаштырганда һәм эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ут яки төтен чыккан очракта, төгәл адрес күрсәтеп, янгын сагына 01 яки 112 телефоны аша хәбәр итегез.

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев