Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Урманга барып, гөмбә түгел, ә... кеше калдыклары җыйганнар

16 августта Яшел Үзәндә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз “Октябрьнең 70 еллыгы” районы тирәсендәге урманлыкта, гөмбә җыеп йөргән вакытта, кеше башы сөягенә тап була.

Бу хакта ул шунда ук полиция бүлегенә хәбәр итә. Тикшерүләргә караганда, баш сөягендә имгәнү эзләре табылмаган. Табылдыкның 40-50 яшьләр тирәсендәге ир кешенеке һәм аның бу урында бер елдан алып 3 елга кадәр яткан булуы ихтимал.

Ә 22 августта 70 яшьлек хатын-кыз Яшел Үзән урманында ир кеше мәетенә юлыга. Тикшерүләр буенча, мәет урманда 2-3 атна тирәсендә яткан. 50 яшьләр тирәсендәге бу ирнең, хәзерге вакытта, шәхесен ачыклау буенча чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев