Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ун яшьлек малай чокырда батып үлгән

Татарстанның Нурлат районында казылган нигез чокырына 10 яшьлек малай килеп төшә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итәләр.

Бу хәл 20 июльдә Егоркино авылында була. Өч балигъ булмаган бала бирегә балык тотарга килгән.
Бер дача участогы хуҗасы үзендә ике метр тирәнлектә чокыр казып, аны су белән тутырган була.

20 июльдә ир-ат аның янында ике малайны очрата. "Сез монда нишлисез?" дигән сорауга алар балык тотарга килдек, дип җавап бирә. Ә соңыннан алар үзләре белән өченче дус булуын да әйтә, ләкин ул суга егылып төшә һәм батып үлә.
Ир-ат үлгән баланы табып алаган, аның гәүдәсен ярга тартып чыгарган һәм полициягә шалтыраткан. Фаҗига хәлләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев