Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ун көн ял эчендә 19 чакыру

Гыйнвар бәйрәмнәре һәм яллар, гадәттәгечә, нәтиҗәсез булмый. Хәвефле шалтыратулар буенча ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләрне чакыру саны берничә тапкыр арта.

Аллаһ сакласын
Янгынга каршы хезмәт каникулларның ун тәүлеге эчендә хәвеф-хәтәр буенча 19 тапкыр юлга чыккан. 4 тапкыр ялган чакыруларга барган. Тагын 4 чыгу – полиция хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итү өчен (кагыйдә буларак, ишекләрне ачуда ярдәм кирәк булган).

2 гыйнварда Гоголь урамындагы 58нче йорттан авыру хатынны озатканда ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтелә. 4 гыйнварда Поле Чудес микрорайонында яшәүчеләргә яңгыр коесына төшкән этне коткарырга булышканнар. 6 гыйнварда юл-транспорт һәлакәтенә барганнар – Төзүчеләр проспектында автомобиль хәрәкәте вакытында алгы томан фаралары һәм бампер янган. Техниканың системаларның, механизм нарның һәм транспорт чарасының төзексезлеге – янгынның сәбәбе.

Ун көн эчендә Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә 8 янгын теркәлгән, 1 кеше утта һәлак булган. Йортлар, фатирлар, мунчалар һәм хуҗалык корылмалары яна. Күпчелегенең сәбәбе – төзек булмаган электр җиһазлары, җылыту приборлары һәм мичләр. Кайбер очракларда уттан бары тик каралты-куралар гына зыян күргән, икенчеләрендә – нәтиҗәләр аянычлырак.

Әйтик, быел 2 гыйнварда беренче янгын вакытында Олы Карагуҗа авылында шәхси участокта металл вагончик тулысынча янып беткән. Утны – Зур Ключидан ирекле янгын сүндерүче Сергей Алексеев сүндерде. Иреклеләр сыйфатында ул инде икенче дистә ел эшли һәм күп кенә янгыннарны җиңде. Вагондагы утны да тиз бастыра. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Кышын мунчалар ешрак яна. Шулай итеп, 3 гыйнварда Васильево бистәсендә Курортная урамындагы мунчада янгын чыккан. Утны вакытында күреп алалар, сүндерергә өлгерәләр. Бары тик 4 кв.метр мәйдандагы стенаның бер өлеше генә зыян күрә. Сәбәбе – мичнең артык кызуы. Тагын ике мунча 5 гыйнварда яна. Башта иртәнге сәгать алтылар тирәсендә Васильево бистәсендәге «Атмосфера» бакчачылык ширкәтендә дә янгын чыга, бакча йорты һәм мунчасы тулысынча янып беткән. Соңрак, тугызынчы яртыда, шулай ук, Васильевода Чапаев урамындагы мунчаның эче янган.

6 гыйнварда Норлат авылында янгынның нәтиҗәләре җитди, анда ут эчендә 68 яшьлек ир-ат һәлак була. Иртәнге алтыда күршеләре Хәйруллин урамындагы иске агач йортның тәрәзәләреннән төтен чыкканын күрә. Янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Норлатның аерым дежур каравыл посты адрес буенча бара һәм ялкынны бастыра. Фактта йортта диван, идән һәм урын-җир кирәк-яраклары янган. Шушы әйберләр белән янәшә тормыш бил геләре булмаган, аяклары янган ир-ат гәүдәсен та балар. Һәлак булучы авыл ның төп кешесе түгел. Соңгы берничә елда Норлатта яшәгән. Күршеләре сүзләренә караганда, тыныч исерек, еш кына эчә, даими рәвештә өйдә тәмәке тарта торган булган. Күзәтчелек эшчәнлеге һәм ЯҮМРның профилактика эшләре бүлеге инспекторларының беренчел мәгълүматлары буенча, бу янгынның һәм кеше үлеменең сәбәбе һәлак булучының тартканда ут белән саксыз эш итүе.

Узган 2020 елда ут корбаннары саны 18 кеше тәшкил итте. Бу саннар алдагы елның шундый ук күрсәткечләре белән чагыштырганда, өч тапкырга диярлек күбрәк. Бу аяныч «рекордны» кабатламас өчен, Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкын үтә сак һәм уяу булырга чакыра. Спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгып, исерек хәлдә урын өстендә тәмәке тартмаска! Өйдә электр үт кәргечләрнең һәм җылыту приборларының төзеклеген даими тикшерергә, балаларны караусыз калдырмаска кирәк! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Резеда Йосыпова.

Газетаны басмага җи бәрер алдынннан гы на Яшел Үзәндә янгыннан 10 кеше, шул исәптән 2 баланың коткарылганы билгеле булды. Фатир хуҗасы исерек була һәм ут тәмәке тартудан чыга.

Посмотреть все изо

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев