Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Уйларга да куркыныч

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында мөһим транспорт чаралары – автобусларны тикшерүгә

чыгачакларын алдан хәбәр итеп куйганнар иде. Шуңа карамастан, барысы да ал да гөл түгел икән.

9 октябрьдә шушы әйтелгән трассаның 116нчы чакрымында автобус йөртүчеләрнең барысы да тоташ тикшерелгән. Чара барышында иң беренче чиратта йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәүләре игътибарга алынган. Кисәтүләргә карамастан, тикшерә башлагач автоинспекторларга 13 автобус йөртүчене җаваплылыкка тартырга туры килгән. Шуларның берсе хәтта исерек халәттә булган. Ә бит күпме пассажир гомере алар кулында.

Уйларга да куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев