Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Туй күлмәген 10 меңгә сатып алган

Интернет аша алу-сатулар күбәйгәч, төрле сайт лар аша алдаулар да алардан калышмый. Хәтта үзең сатуга куйган әйбереңне «алам» дигән булып, сине кәкре каенга терәтүләре ихтимал.

Ялганчылар бик оста, ышандыра белә. Шуңа күрә кайсы да булса сайтка игълан элдең икән, яисә алырга булдыңмы, башта тикшереп карарга, шәхси мәгълүматларыңны сер итеп сакларга өйрәнергә кирәк. Узган атнада, мәсәлән, эчке эшләр мәгълүматларына караганда, 26 яшьлек яшел үзәнле иң популяр сайтларның берсендә туй күлмәген сатарга дип игълан урнаштыра. Аңа шунда ук «сатып алучы» да табыла, ягъни тәкъдим ясала. Нәтиҗәдә, аның 10150 сум акчасы мошенниклар кесәсенә күчә. Югыйсә, ул үзе шуның кадәр суммага ия булырга тиеш булса да.

33 яшьлек ир дә, шулай, сайт аша эхолот сатмакчы була. Нәтиҗәдә, аны да ялганлап, ышандырып, банк картасыннан 12263 сум акчасын алалар. Кыскасы, андый очракларны күп санап китәргә була. Әйтик, 19 яшьлек кыз да сайт аша күлмәген сатарга элеп, картасыннан — 5 меңен, ә 43 яшьлек яшел үзәнле телефон сатарга булып, 10 меңен алдырган. Һәр очракта алданучыларның үзләренең саксызлык күрсәтүе аңлашыла.

Заманча яшәргә булсак, заман мошенникларыннан саклану юлларын да өйрәнергә кирәк. Башкача яшәү мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев