Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тәпи, тәпи йөреп җәза үтиләр

Яшел Үзәннең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы тикшерүләрне даими уздыра. Шундый рейд барышында бик шикләнеп бер автомобиль туктатыла.

Аларның күзләре очлы шул. Юкка шикләнмәгән булып чыгалар, чөнки йөртүчесенең халәте тикшерү уздыруны таләп итә.
Автомобильче Т.А.Габдуладиновка инспекторлар законга ярашлы рәвеш тә беркетмә төзи, автомобилен махсус тукталышка илтә, ә материалларын судка юнәлтә.
Җәмәгать судьясы әлеге административ эшне караганда гаепләнү ченең элек җаваплылыкка тартылу-тартылмавын да карый. Бәхетенә, бу кешенең җәлеп ителгәне булмаган. Нәтиҗәдә суд, бар якны да үлчәп, РФ КоАП нигезендә Габдуладиновны 1 ел 8 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум күләмендә штраф сала.
Административ җәзалар машина йөртүчеләрне акылга утыртса иде дә бит. Кабаттан шундый гамәлне кылучылар, гадәттә, җинаять җаваплылыгына тартыла.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев