Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тотыласыңны белә торып, ник эчеп чыгарга?

Сак бул, руль артында исерек!

Автомобильчеләр арасында эчкечелекне берәр вакыт туктатып булырмы икән ул? Мондый тәртипсезлеккә каршы бик озак көрәшергә туры килер, мөгаен. Чөнки автоинспекторларның рейд нәтиҗәләре моны бик яхшы дәлилли.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре чираттагы тапкыр планлы тикшерү барышында шикләнеп, А.Н.Кузнецов һәм М.И.Вавилов йөртүендәге машиналарны туктата. Шикләнеп кенә булмый, аларның айнык түгеллеген махсус приборлар ярдәмендә исбатлап күрсәтергә дә кирәк. Нәтиҗәдә, тоткарланучыларга РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә һәм судка җибәрелә.
Җәмәгать судьялары карары буенча гаепләнүчеләрнең икесе дә йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителә. 30 мең сум штраф түләү дә закон нигезендә мәҗбүри. Кылынган кыек-мыек гамәлләрең өчен җавап бирергә туры килә шул.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев