Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тонировкалаган өчен җаваплылык

ЮХИДИ кисәтә!

Яшел Үзәндә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тонировкаланган пыялалы транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле хокук бозуларны кисәтү эшен дәвам итә.

31 гыйнварда һәм 1 февральдә чираттагы оператив-профилактик чаралар узды. Нәтиҗәдә, 5 автомобильче әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган.

«Алгы һәм алгы ян-як пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан ким булмаска тиеш. Югыйсә, эксплуатацияләү тыела. Тонировкалау машина йөртүче урыныннан күзәтүчәнлекне начарлата һәм шуңа күрә аварияле хәлләр куркынычын арттыра», – дип шәрехли Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.

Әлеге хокук бозу өчен административ штраф 500 сум тәшкил итә. Админис­тратив материалдан тыш, полиция хезмәткәрләре «Хокуксыз гамәлләрне туктату турында таләп» чыгара, аның нигезендә машина йөртүче хокук бозуны 10 тәүлек эчендә бетерә. Югыйсә, автомобильне кабат туктатканда, гаепләнүче судка китереләчәк, анда РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, аңа суд карары белән 4 мең сумга кадәр штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный ала.

«Законсыз гамәлләрне туктату турындагы таләп»не күпчелек автомобильчеләр полиция хезмәткәрләре алдында ук закон белән рөхсәт ителмәгән тонировка пленкасын алып ташлый.


2023 елда Яшел Үзәндә тонировкалау өчен 229 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. 14 автомобильче РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җавап тоткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев