Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тикшерүчесе булганда, бозучысы да табыла

Сак бул, руль артында исерек!

Хәзерге юлларда сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга да бик сак йөрергә кирәк. Чөнки руль артына исерткеч эчемлек кулланып чыгучылар булып тора. Шуның белән алар әйләнә-тирәгә дә куркыныч тудыра.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең соңгы планлы тикшерүләрендә тыңлаусыз әллә никадәр автомобильче шик астына эләккән.
Алар Д.Н.Пирогов һәм А.Н.Хәялиев йөртүендәге автомобильләрне махсус тукталышка илтеп куярга мәҗбүр булган. Чөнки йөртүчеләренең айнык булмавы ачыкланган. Нәтиҗәдә аларга карата РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелгән һәм җәза билгеләү өчен бу эшләр җәмәгать судына җибәрелгән.

Хәзер тоткарланучыларга суд карары буенча 1 ел 6 ай дәвамында машиналарын йөртмәскә туры киләчәк. Өстәвенә, 30 мең сум штраф та түләргә кирәк.
Уйлап карасаң, җәзасы җиңелләрдән түгел, әмма шуңа карап кагый­дә бозучылар кимеми.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев