Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тикшеренүдән баш тарту, җаваплылыктан азат итми

Сак бул, руль артында исерек!

Автомобиль йөртү өчен кешегә бик «закон тыңлаучан» булырга кирәк. Әгәр дә кагый­дәләргә бармак аша карыйсың икән, күп нәрсәдән мәхрүм каласыңны көт тә тор.

Ә алкогольле эчемлек яратучы машина йөртүчеләр хәзер аеруча авыр темага әйләнеп бара. Автоинспекторлар рейд белән чыктымы, исерек­ләр тотылмый калганы юк. Ни уйлап шундый хәлдә юлга чыгарга кирәк?! Аптыраш.

Соңгы рейдларның берсендә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре автомобильчеләр А.С.Алексееваны һәм А.А.Гыйләҗевны «эләктергән». Гадәттә андыйларны махсус приборлар белән тикшерер­гә дә кирәкми хәтта. Машина ишеген ачуга ук кемнең кем икәнлеге күренә. Ә беркетмә төзү өчен автоинспекторлар, әлбәттә инде, медицина тикшеренүе ясарга кирәклеген искәртә. Автоледи Алексеева аннан баш тарта. Әмма баш тарту җаваплылыктан азат итми. Бу кешеләрнең эшләре җәмәгать судына җибәрелә.

Суд чыгарган карар нигезендә югарыда аталган ике автомобильче дә 1 ел 6 ай буе үз машиналары руле артына утырудан мәхрүм ителгән һәм 30ар мең сум штраф салынган. Аларның элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителмәгәнлеге исәпкә алынган.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев