Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Телефон урлап харап булган

Яшел Үзәндә 40 яшьлек ир-атны кибеттән телефон урлаган өчен хөкем итәчәкләр.

Типсә тимер өзәрдәй бу ир-ат, исерек баштан, хәтта ашамлыклар кибетеннән дә үзенә кирәген чәлдереп чыга алган. Сәүдә челтәренең мобиль телефонына кызыккан. Зыян 10 мең сумны тәшкил итә. Хәзер аңа, әгәр дә гаебе ачыкланса, Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җавап тотарга туры киләчәк. Әмма, урлаучы гына үз гаебен танырга теләми.
Тикшерүләргә нигезләнеп, прокуратура гаепләү чыгарган һәм аны мировой судка җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев