Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанлы буралык бүрәнәләр сатып алу махинацияләре өчен судка барачак

Тикшерү фаразлаганча, 2013-2014 елларда республикада яшәүче 43 яшьлек ир эшкуарлар белән 658 мең сумлык бура җыю һәм бүрәнә алу өчен контракт төзегән.

Әмма ул компаниягә 300 мең сум гына түләгән, шуннан соң алданган компания вәкилләре судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Җинаятьче судта бүрәнәнең башка компания тарафыннан китерелүе һәм дәгъвачылардан 300 мең сум күләмендә компенсация түләтүе турында ялган документлар тапшырган.

Шул ук схема буенча, аферист 2016 елда башка эшкуарга 800 мең сумлык дәгъва биргән, әмма компания счетларыннан 900 мең сумга якын акча алырга өлгергән.

Татарстанлыларга «дәлилләрне фальсификацияләү», «мошенниклык» һәм «мошенниклык кылырга теләү» маддәләре буенча гаеп белдерелгән. Эш судка җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X