Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда яшәүче ярдәмчесез пенсионер йортына ут төрткән, ул һәлак булган

Татарстанда тикшерүчеләр 51 һәм 58 яшьлек ике кешегә рәхимсез рәвештә үтерүдә гаеп белдергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, берничә ел элек гаепләнүчеләрнең берсе Казанда 68 яшьлек хатын-кыз белән танышкан. Ир зыян күрүче ышанычына керә, шуннан соң ул ир-атка өй һәм участогына васыятьнамә яза. Шулай ук сату-алу килешүен имзалый, аның буенча имеш җинаятьче аңардан 3,5 миллион сумга күчемсез милек сатып алган. 2021 елда ул бер төзелеш фирмасына йортын һәм участогын сата.

Бу вакытка хатын-кызның хәле начарлана, ул урын өстендә ята. Җинаятьче анда икенче гаепләнүчене урнаштыра һәм күпмедер вакыттан соң аңа пенсионер ханым белән йортны яндырырга куша. 16сыннан 17 июнь төнендә ул әлеге хатын-кыз янган йортка ут төртә.

Җинаять кылуга катнашлыкны үтерүне башкаручы гына таныган. Хәзер икесе дә сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев