Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда тоткарланган ир-ат 26 пенсионерны үтерүдә гаебен таныган

Татарстанда тоткарланган 38 яшьлек ир-ат 26 өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерү эшләре буенча үз гаебен таныган.

Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәрендә әйтелә.

Үтерү 2011 елдан 2012 елга кадәр кылына, җинаятьләр Идел буе, Үзәк һәм Урал федераль округларында 12 регион территориясендә теркәлгән. Тикшерүчеләр ачыклаганча, барлык җинаятьләр бер үк зат тарафыннан эшләнгән.

«Казанда яшәүче 38 яшьлек Радик Таһиров икәнлеге ачыкланды. Слесарь булып эшләүче ир-атны элегрәк урлаган өчен 2009 елда хөкем иткәннәр. Таһиров күрсәтелгән җинаятьләрне кылуда шикләнеп кулга алына. Хәзерге вакытта шикләнелүче үз гаебен танып күрсәтмәләр бирә", - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев