Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда таксистны үтергән һәм гәүдәсен багажникка тыккан яшүсмерләрне тоткарладылар

Яшел Үзәндә автомобиль багажнигында 35 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен табулары турында хәбәр иткән идек.

Машинага "Октябрьнең 70 еллыгы" бакча ширкәтендә тап булалар.
Мәетне карагач, ир-атны үтерүләре билгеле була - аның башында бәрелгән урыннары күп була.
Ачыкланганча, ир-ат таксист булган, үз машинасында эшләгән. Аның гаиләсе, туганнары югалуы турында социаль челтәрләрдә белдергән иде.
Тиздән оперативниклар җинаятьтә шикләнелүче 15 яшьтән 17 яшькә кадәр өч яшүсмерне тоткарлады. Алар үз гаебен өлешчә таныган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада тикшерүчеләр судтан яшүсмерләрне сак астына алу турында сораячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев