Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда су буенда югалган ике яшүсмерне эзлиләр

Коткаручылар һәм полицейскийлар пәнҗешәмбе көнне кич белән Татарстанның Буа районыннан җирле плотинага киткән ике яшүсмерне эзли, соңрак аларның әйберләре табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча баш идарәсе.

Буа районының бер авылында 2003 һәм 2005 елгы ике яшүсмерне эзләү эшләре бара. Балалар җирле плотинага киткән һәм озак вакыт әйләнеп кайтмагач, әниләре аларны эзләргә китә һәм буа буендагы ярда әйберләренә генә тап була.

Билгеләп үтелгәнчә, урынга коткаручылар, табиблар, полиция хезмәткәрләре чыккан. Иртән Казаннан өстәмә водолазлар да килгән. Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, яшүсмерләр югалу факты буенча тикшерү башланган.

Сулык янында коенуны тыю турында мәгълүмати аншлаг булган.
Инде интерент чыганаклардан билгеле булганча, 2005 елгы яшүсмернең гәүдәсен судан табып алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев