Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда кызын көчләүчене хатыны яклап чыга

Татарстанда яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнүченең хатыны, иренең баланы очраклы рәвештә имгәткән, дип бара.

Хатын сүзләренчә, ул баштан ук иренә ашыгыч ярдәм чакырмаска кушкан, чөнки аны көчләүдә гаепләүләрен аңлаган, әмма ир-ат табибларга мөрәҗәгать итәргә булган.

Экспертиза уздырганда җиңелчә генә имгәнүләр теркәлде, дип белдерә шикләнелүченең хатыны. Алдан суд, яшь ярымлык кызын сексуаль көчләүдә гаепләнүче 27 яшьлек Бөгелмә кешесен аклаган иде. Суд ир-ат гамәлләрендә җинаять составын тапмаган. Шул ук вакытта, прокуратура әлеге карарга шикаять бирде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 27 октябрендә әлеге ир, хатыны соңга кадәр эштә булу сәбәпле, өч баласы белән өйдә була. Сәгать 23:00 тирәсендә ул хатынына шалтырата һәм кече кызының кан китүен хәбәр итә, шул ук вакытта, ашыгыч ярдәм чакыртырга ризалашмый.

Ана кешенең битараф булмавы аркасында, кызны тиздән хастаханәгә салалар. Анда балада, сексуаль көчләүне характерлаучы, эчке җәрәхәтләр табыла. Кулга алынучының хатыны, ирен җинаять җаваплылыгына җәлеп итүләре турында гариза яза.

Иргә карата эш ачалар һәм хатыны, балалары белән аралашуны тыеп, өй аресты билгелиләр. Ул бу күрсәтмәне боза һәм гаепләүче ягы аны СИЗОга урнаштыруларын таләп итә. Әмма хатынның теләге игътибарсыз кала.

Кулга алынучы башта, балага зарарны подгузникны алыштырганда ялгыш ясадым, дип әйтә. Аның адвокаты Салават Рәүпов, якланучысының усал нияте булмаган, дип ышандыра. "Бу хәл уйламаганда, кызның астын алыштырганда килеп чыга", - дип аңлата юрист.

Шул ук вакытта, медицина экспертлары мондый җәрәхәтләрнең тик торганнан килеп чыкмавын исбатлый.
Берникадәр вакыттан узгач, ир шулай да, хатыны белән әрләшкәннән соң, кызын көчләвен таный - ул шулай хатыныннан үч алырга тели. "Бары тик психландым", - дип аңлата ул үзенең гамәлләрен утырышларның берсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев