Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда булган һәлакәттә 3 яшьлек кыз белән әнисе үлгән

Түбән Камада бүген иртән юл-транспорт һәлакәтендә 23 яшьлек хатын-кыз һәм аның өч яшьлек баласы һәлак булган.

Бәрелеш иртәнге 9да була. 24 яшьлек "Лада Гранта" машина йөртүчесе ИК-4 ягыннан бара һәм көйләнми торган юл чатында төп юлдан килгән "ГАЗ-66 АВБ-2М" йөк машинасына юл бирми. Машиналар бәрелешә, җиңел автомобиль рельсаларга килеп каплана.
"Лада"ның арткы пассажир утыргычындагы яшь хатын һәм аның кулында булган бала шунда ук вафат була. "Лада" йөртүчесе исән кала. Аны хастаханәгә озатканнар, ул реанимациядә. "НТР" телеканалы ачыклаганча, йөк машинасының 41 яшьлек йөртүчесе аз гына җәрәхәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев