Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Скутер, мопед һәм мотоцикл – иң куркынычлары

Ел башыннан Татарстан Республикасы территория­сендә мотоциклчылар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 4 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Кагыйдә буларак, әлеге транспорт чараларын йөртүчеләрнең һәм пассажирларның җәрәхәтләре бик авыр була. Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү, юл-транспорт һәлакәтләрен тупас бозуларны булдырмау максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактика чаралары комплексын көчәйтәчәк.

«Мотоцикл» операция­се кысаларында автоинс­пекторлар мототранспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларына чик куячак, шулай ук саклагыч экипировка куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләрнең куркынычсызлык чараларын үтәвен пропагандалаячак. Дәүләт авто-­инспекциясе өлкәннәргә балигъ булмаганнарны үзләре руль артына утырыр­га тырышуларын контрольдә тотарга һәм туктатырга, аларның автомобиль һәм мотоцикл ачкычларын рөхсәтсез алу мөмкинлеген булдыр­маска, тиешле хокук һәм машина йөртү күнекмәләреннән башка скутерлар белән идарә итүне тыярга чакыра», – дип шәрехли Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Идия­туллин.

Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәртеп узганча, хокукы булмаган килеш мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән идарә иткән балигъ булмаган яшүсмергә (16 яшькә җиткәч) РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җавап­лылык каралган, шул ук вакытта транспорт чарасы алынып, махсуслаштырылган тукталышка куелачак.

Әгәр балигъ булмаган бала 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылыр­га мөмкин булган законлы вәкилләр (ата-аналар яки опекуннар) җаваплы, шул ук вакытта транспорт чарасы да тоткарлана һәм махсус тукталышка куела, ә балигъ булмаган балага профилактик исәпкә куюга кадәр йогынты чаралары күрелә.

Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен төгәл үтәргә, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүне булдырмаска чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев