Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Шартлау булган йортта яшәүче Надежда: “Йокыдан уянып, ничек чыгып чапканыбызны да сизмәдек”

Сишәмбе төненә каршы 22.45 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамы, 39 А күпфатирлы йортының 7нче катында газ шартлау турында хәбәр килә. Тиз арада фаҗига урынына янгын сүндерүчеләр, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте килеп җитә.

Йортта 96 кешенең яшәве билгеле, аларны эвакуациялиләр. Күбесе шартлау ишетүгә мөстәкыйль рәвештә урамга чыгып чаба. Нәтиҗәдә, җиде кеше зыян күрә. Аларны район үзәк хастаханәсенә алып китәләр. Шартлау булган фатирда 1934 елда туган ир-атның гәүдәсен табып алалар. Ә авыр хәлдәге 70 яшьлек ханымның гомере соңрак дәваханәдә өзелә.

Гадәттән тыш хәл урынында шәһәр мэры Михаил Афанасьев, ашыгыч ярдәм вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кергән оператив штаб эшли. Шулай ук «кайнар линия» телефоны эшли, сораулары булганнар (843) 288-46-96 телефоны буенча шалтырата ала.

Шул ук кичне Горький исемендәге мәдәният йортында узган оператив штаб утырышында шәһәр мэры Михаил Афанасьев фаҗига урынында эш нәтиҗәләре буенча үз фикерен белдерде:

-Барлык хезмәтләр дә яхшы эшләде, һәммәгезгә дә рәхмәтемне белдерәм. Биредә яшәүчеләрнең күбесе туганнарына һәм танышларына таралышты. Калган 18 кеше Яшел Үзән шәһәре шифаханәсенә урнаштырылды, кайнар ризык белән тәэмин ителде. Тикшерүдән соң бу йортта яшәү мөмкинлеге булуга карап, кешеләр үз фатирларына кайтачак, - дип белдерде.

Шулай итеп, Ленин урамының 37 А йортында яшәүчеләр сишәмбе иртәсен өйләренә керә алмый, урамда каршы алды. Вакытлыча шифаханәгә урнаштырылсалар да, алар биредә иде. Кайберәүләре хәтта телефонын да алырга өлгермәгән.

- Йокыдан уянып, ничек чыгып чапканыбызны да сизмәдек. Иң әүвәл балкон гына ишерелгән дип уйладык. Бу шартлауның нинди зур масштабта булуын аңламадык та. Йорт янына ук терәп куелган машинага зыян килмәдеме икән дип борчылдык. Фаҗига булган фатирда яшәүче ир-атның хатыны гыйнвар аенда үлгән иде, үзе генә яшәде. Күрешкәндә исәнләшеп уза идек. Безгә вакытлыча яшәү урыны бирсәләр дә, өйгә керәсем килә, кечкенә песием дә шунда калды, - дип сөйли күз яшьләре аша 1нче катта яшәүче Надежда ханым.

Тикшерү фаразлаганча, фатирында шартлау булган өлкән яшьтәге ир-атның туганнары фаҗигага кадәр берничә сәгать кала аны психоневрология диспансерына китергән. Алар табибларга аның спиртлы эчемлек күп куллануын, үзен адекват тотмавын һәм фатир шартлатуга янавы турында сөйләгән. Әмма хастаханә хезмәткәрләре өлкән яшьтәге яшел үзәнлене дәваханәгә салудан баш тарта. Бу мәгълүматны безгә әлеге гаиләнең танышлары Илсур исемле ир-ат та җиткерде.
Әлеге шартлау буенча җинаять эше кузгатылды. Фаҗиганең төгәл сәбәпләрен экспертлар әйтер.

Безгә «Яшел Үзән газ» эксплуатация-җитештерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, газ җиһазларын планлы техник тикшерү шушы йортта һәм әлеге фатирда февраль аенда гына булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я думаю виновны медики,необходимо было госпитализировать деда,т. к. у него видимо была белая горячка,был неадекватен

    2
    X