Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышларны җәза аша айныталар

Сак бул, юлда исерек!

Карлы-бозлы юлларның кем өчен дә куркыныч булуы турында миллион тапкыр язганыбыз бар инде. Анда айнык баштан да юл-транспорт вакыйгасына эләгүең бик мөмкин. Шунда, өстәвенә исерек тә булсаң, эшләр харап. Әмма Яшел Үзән автомобильчеләре арасында салмыш машина йөртүчеләр гел очрап тора. Моны Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тикшерүләре бик яхшы күрсәтә.

Соңгы уздырылган рейд­ларның берсендә алар шикләнеп А.Н.Заһидуллин йөртүендәге машинаны туктата. Йөртүченең «дөрес» булмавы шунда ук сизелә. Тикшерү нәтиҗәсе дә моны яхшы исбатлый. Бу автомобильчегә карата РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә материал төзелеп, эше судка җибәрелә.

Судта гаепләнүченең элек югарыда әйтелгән маддә буенча җәлеп ителмәвен исәпкә алып, йөртү хокукыннан 1 ел 8 айга мәхрүм итәләр. 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә туры киләчәк.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев