Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышларга юллар ябык

Кайбер автомобильчеләрнең кыңгыр гамәлләренә исең-акылларың китәрлек. Салмыш килеш машинага утырып чыгучыларны хокук сакчылары аулап кына тора югыйсә, барыбер очрап торалар.

Шунысы хәтәр, күбесе әллә ничә тапкыр эләгә. Машина йөртү хокукыннан 1 елдан алып 2 елга кадәр мәхрүм ителү һәм шуның өстенә 30 мең сум штраф түләүне җәзага да санамыйлар диярсең. Әмма җәза үтәү җиңелләрдән түгел.

ЮХИДИ хезмәткәрләре планлы чара уздырган вакытта «тимер ат» хуҗасы С.А.Калашниковны исерек килеш эләктерә. Аның моннан алда РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылганы булган.

Бу юлы җәмәгать судьялары аның эшен тикшергәннән соң, РФнең административ хокук бозулар кодексы буенча карар чыгарган. Әмма җавапка тартылучы судка килмәгән, үзен яклап бер кәлимә сүз әйтергә теләмәгән.

Гаепләнүче 1 ел ярым җәяү ләп кенә йөриячәк. Әлбәттә инде, 30 мең штраф та түлисе бар.

Тагын бер очрак буенча мәгълүмат килеп иреште. Автомобильче К.Н.Крымовны ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай ук планлы тикшерү барышында исерек хәлдә тоткарлый. Моңа кадәр аның автомобиле тәрәзәсе пыялаларын тонировкалаган һәм каеш эләктереп йөрмәгән өчен административ кодексның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителгәне булган. Бу юлы җәмәгать судьясы аңа карата шушы ук кодексның 12,8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча хөкем чыгара. Ягъни гаепләнүче 1 ел 8 ай дәвамында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум штраф салынган.

Бу машина йөртүчеләр, бәхеткә, юлларда фаҗига чыгарырга өлгерми калган. Хокук сакчылары аларны вакытында тоткарлаган. Ә бит исереккә диңгез тубыктан, аның аркасында бер гаепсезләрнең зыян күрүе бар. Аллаһ сакласын! Шундыйлардан үрнәк түгел, ә сабак алырга өйрәник.

Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X