Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмыш автомобильчеләрне аулыйлар

Яшел Үзән шәһәре һәм районында узган ял көннәрендә 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Хәзерге вакытта  юлларда автомобильләрнең санының иге-чиге юк. Хәтта айнык килеш тә, кагыйдәләрне нык саклап та,  бәла-каза чыгасын көт тә тор. Бик игътибарлы булырга, бигрәк тә шәһәр урамнарында тизлек режимын катгый сакларга кирәк. Кызганычка, руль артына салмыш килеш утырып чыгучылар да әледән-әле очрап тора. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларны контрольдә тота, шиклеләрне тиз туктата. 

Узган атнада республикада милли бәйрәмебез – Сабантуйлар гөрләде. Яшел Үзәндә дә алар бик күңелле генә узып китте. Әмма шушы бәйрәмне күңелсезләүчеләр дә табылды.

Шушы ялларда безнең район һәм шәһәрдә 7 машина йөртүчене инспекторлар руль артында исерек килеш тотты. Болар үзләренә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә зур куркыныч тудырды. Хәзер тоткарланучылар закон нигезендә җавап тотачак, - дип сөйли Рамил Идиятуллин, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.

Ә узган атна дәвамында безнең районда исерек тоткарланучылар саны 11гә җиткән булган. Әйтик, Васильевоның Ленин урамында тоткарланган “ВАЗ-2112” автомобилен йөртүче 22 яшьлек егет исерек булу өстенә, аның машина йөртүгә хокукы да булмаган. Бу юлы инде аны җинаять җәзасы көтә. Шәһәрнең Комсомольская урамында иртәнге өчләр тирәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре “Фольксваген Тигуан”ны туктата. Йөртүчесе – 34 яшьлек автолединың  исерек килеш беренче тапкыр гына эләгүе булмый. Хокукыннан 18 айга мәхрүм ителгән була. Административ җәза төзәтмәгәч, әлеге туташ-ханымга карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсе кулланылачак. Менә шулай законнар хәзер катгыйланса да, тәртип бозучылар кимеми. Җинаять җәзасын үтәү җиңел булмас. 

Татарстан буенча исә 244 исерек автомобильче тотылган. Шуларның 15 шундый ук җинаятьне кабаттан кылган!

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән режимда эшли. Шуңа күрә мине тотмаслар әле дип салмыш хәлдә машинага утырып чыгу зур җинаять ул. Автоинспекторлар һәр йөртүчене тәртипкә өндәп, исерткеч эчемлекләр кулланмаска һәм салмыш килеш рульгә якын да килмәскә чакыра. Үзебезне һәм бер гаепсез кешеләрне куркыныч астына куймыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев