Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сак бул: руль артында исерек!

Хәзерге киеренке автомобиль юлларында кемгә дә сак булырга кирәк: җәяүлегә дә, кагыйдә үтәп машина йөртүчегә дә.

Чөнки исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырып чыгучы автомобильчеләр әле җитәрлек.

Андыйлар, ни кызганыч, юлларда шундый халәттә нинди бәла-казалар чыгаруга сәләтле булуларын аңлап бетерми. Белгәнебезчә, исерек кешегә диңгез тубык­тан, дигән гыйбарә бик дөрес итеп, тормыштан алып әйтелгән. Эчкечелек халәтендә курку хисе кими, ә кыюлык, киресенчә, арта. Димәк, андыйлар обгоннар ясый, кагыйдәләрне тупас боза алалар дигән сүз. Шундый очракларны булдырмау максатыннан чыгып, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы тикшерүләрне даими уздыра. Кызганычка, исерек йөртүчеләр тоткарланып тора.

Соңгы рейдларның берсендә А.А.Вәлиуллов һәм И.С.Дорохин йөртүендәге машиналар туктатыла. Айнык түгеллекләре сизелеп үк торса да, тиешле тикшерүләр уздырыла һәм беркетмәләр төзелә.

Җәмәгать судьялары аларга карата РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә карарлар чыгара. Нәтиҗәдә, бу ике гаепләнүче дә йөртү хокукларыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителә һәм икесенә дә 30 мең сум күләмендә штраф салына. Аларга бу кыңгыр гамәлләре турында уйланырга һәм айнырга вакыт җитәрлек.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев