Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сак бул: руль артында исерек!

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда автомобиль йөртүчеләрне тикшерүләрне дәвам итә.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда автомобиль йөртүчеләрне тикшерүләрне дәвам итә. Аеруча алкогольле эчемлек кулланып юлга чыгучылар игътибарга алына. Андыйларны автоинспекторлар тиз «күреп» ала.

Соңгы рейдларның берсендә С.А.Астафьев, И.А.Дереев йөртүендәге автомобильләр шикләнеп туктатыла. Кагыйдә бозучыларга карата, аерым тикшерүләр уздырылганнан соң, РФ КоАПның 12нче маддәсенә нигезләнеп, беркетмәләр төзелә. Андыйларга закон буенча карарларны җәмәгать судьялары чыгара. Бу вакытта гаепләнүчеләрнең элеккеге тәртипләре дә исәпкә алына. Кабат-кабат бозылганда җәза катгыйлана. 

Шулай итеп, Астафьев хокукыннан – 1 ел 6айга, ә Дереев 1 ел 7айга мәхрүм ителә. Икесенә дә 30ар мең сум күләмендә штраф салына.

Юллар һәм автомобильләр аек йөртүчеләрне генә ярата.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев