Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сак бул: руль артында янә исерек, ләкин акылга утырырга вакытлары бар

Автомобиль йөртүчеләр өчен яз да, көз дә бертөрле куркыныч.

Кышы турында әйтеп тә тормыйк. Ни өчен куркыныч, чөнки юлларда хәрәкәт итүчеләр күбәйгәннән күбәя, аз гына саксызлыктан да бәла чыгарга гына тора. Юллардагы хәрәкәт кие­ренкелегенә, әлбәттә инде, намуссыз, исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырып чыгучылар да нык тәэсир итә.

Автомобильчеләр арасындагы мондый тәртипсезлекләргә юл куймау өчен Яшел Үзән
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы тикшерүләрне уздыра. Шундыйларның берсендә алар кармагына машина йөртүчеләр Р.С.Давыдов белән Р.Ф. Галимуллин эләгә. Исерек булулары ачыклангач, икесенә дә РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә.
Тоткарланучыларның эшләрен караганнан соң, җәмәгать суды үз карарын чыгара һәм икесен дә 1 ел 6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Икесенә дә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиешлеге дә билгеләнә.

Административ җәза җиңелме-түгелме икәнлеген аны үтәүчеләр үзләре бәяләр. Акылга утырырга вакытлары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев