Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сак бул, юлда исерек

Тәртибенә күрә җәзасы

🚔Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда салмыш автомобильчеләрне тоткарлау буенча планлы тикшерүләрне даими уздыра. Мондый рейдлар кисәтү өчен дә оештырыла.

Соңгы тикшерүләрнең берсендә автоинспекторлар шикләнеп Д.Е.Агеенко йөртүендәге автомобильне туктата. Йөртүченең исерек булуы күренеп тора. Бу кешегә медицина тикшерүе ясала һәм беркетмә төзелеп, ул җәмәгать судына җибәрелә.
 

Судта Д.Е.Агеенконың элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, аңа 1 ел 7 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгаралар. Гаепләнүче 30 мең сум штраф та түләргә тиеш булачак.
Менә шундый салмыш машина йөртүчеләрдән үрнәк түгел, ә сабак алыр­га өйрәник. Сак булыйк!

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев