Ржевкада ир-атны маршруткада битлек аркасында үтергәннәр
53 яшьлек фәнни хезмәткәр корпоративтан кайта торган була һәм янәшә утырган парга кисәтү ясый - янәсе, пандемия, үзегезне җавапсыз тотасыз.
Сүз артыннан сүз китә һәм алар Индустриаль проспектында барысы да транспорттан төшә. Нәтиҗәдә ир-атның аркасына пычак кадыйлар, аны коткарып калып булмый.
Һөҗүм итүчене һәм аның юлдашын тоткарлыйлар. Алар икесе дә Оренбург өлкәсеннән, бәхәсне салкын корал белән хәл итәргә яратучы 40 яшьлек ир-ат моңа кадәр дә наркотиклар һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү өчен хөкем ителгән була.
UPD: Ә менә кисәтү вакыты үзе - ир-ат маска кирәклеге турындагы фикерне җиткерергә тырыша, ләкин җавап итеп агрессия ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев