Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Рөстәм Миңнеханов Пермьдә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты барлык зыян күрүчеләргә дә тизрәк савыгуларын теләде.

Пермь университетында атыш вакытында 8 кеше һәлак булган һәм 19 кеше яраланган. Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта Татарстан Президенты Инстаграмда үз битендә язган.

"Пермь дәүләт милли тикшеренү университетына рәхимсез һөҗүм турындагы яңалык татарстанлылар йөрәген әрнетте. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу вакыйга барыбызны да кайгыга салды. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим", - дип язды республика лидеры.

"Туганнарына һәм якыннарына сабырлык телибез һәм кайгыларын уртаклашабыз, балаларга белем бирергә омтылып - аларны бер мизгелдә югалтырга мөмкин икәнен аңлау бик авыр", - дип өстәгән язылучылары аның сүзләренә кушылып.

Иртән билгесез кеше Петропавлов урамында урнашкан Пермь дәүләт университетында атыш ачкан. Атыш тавышларын шаһитлар ишеткән. Студентлар һәм укытучылар югары уку йорты бинасыннан тәрәзәләр аша чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев