Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ришвәт алуда шикләнелүче колония башлыгын өй арестына җибәргәннәр

Карамалы Тау авылында 5нче төзәтү колониясе башлыгы Малик Хөснетдинов якын арада йорт аресты астында булачак.

Тиешле чик кую чарасын алдагы көнне кич белән Казанның Идел буе районы суды кабул итте.

Мәгълүм булганча, Хөснетдиновның ришвәт алу маддәсе буенча (РФ Җинаять кодексының 290, 3нче өлеше) җинаять эше кузгатылган. Төзәлү учреждениесе территориясенә тоткыннарның берсенә кәрәзле телефон кертергә рөхсәт иткән өчен 100 мең сум ришвәт алуда шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, акчаны 2018 ел ахырында тоткынның туганы тапшырган. Ул вакытта Малик Хөснетдинов Казанда 18нче колонияне җитәкли.

Элегрәк ФСБ хезмәткәрләре үткәргән тикшерү барышында колония башлыгын тоткарлау турында хәбәр ителгән иде. 5нче номерлы колонияне Хөснетдинов агымдагы елның апрелендә җитәкләде. Бу эш буенча ФСИНдан шәрехләр әлегә килмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев