Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Өзелгән гомерләрне кире кайтарып булмый

Хакимияттә фаҗига чыккан Королев урамында юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләсе каралды

Узган атна шимбәсендә автобус астында калып һәлак булган сигез яшьлек бала турындагы хәбәр барыбызны да бик тетрәндергән иде. Социаль челтәрләр әлеге фаҗига турында мәгъ­лүматны халыкка минутлар эчендә җиткерде һәм шул мизгелдә тормыш та туктап калган кебек булды. Ничек? Ни өчен? Кем гаепле? Иң беренче борчыган сораулар шулар иде. Әмма ничек кенә булмасын, фаҗига чыккан, иң кызганычы – бала гомере өзелгән.

Ел фасылының иң елак, иң караңгы һәм куркыныч чоры җитте. Шуңа күрә бу вакытта юллар киеренке урынга әйләнә. Автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә уяулыкны икеләтә арттыру таләп ителә. Ә менә бу фаҗига чыккан урын шәһәрнең аеруча катлаулы участокларының берсе булып кала. Юл буенда сәүдә үзәге, автовокзал, тукталыш, даруханәләр һәм кибетләр урнашкан.


Исегезгә төшерик: 21 октябрьдә 16 сәгать 20 минутта шәһәрнең Королев урамындагы 4нче йорт янында «Нефаз» маршрут автобусын йөртүче 30 яшьлек ир, юлга кинәт йөгереп килеп чыккан баланы бәрдерә. Күз алдына да китерүе авыр, эңгер-меңгер вакыт, зур автобус һәм каршыда уйламаганда җәяүлеләр өчен тиеш булмаган урында – бала. Тормозга басу да фаҗигане булдырмый калырга мөмкинлек бирми. Автобус җиңел машина түгел.

Видеокамералар күрсәтүенчә, бу көнне һәлак булучы сәүдә үзәгеннән атылып чыга, барган уңайдан капюшонын кия һәм каршы яктагы автобус тукталышына, як-ягына карап тормыйча, турыдан гына йөгереп чыга (биредә җәяүлеләрнең күбесе шулай йөри), кузгала гына башлаган автобус сызгыруы һәм...
Белгечләр фикеренчә, баланың башында капюшон түгел, башлык булса, фаҗига бәлки булмый калыр иде. Эш узгач «бәлки»ләрне күп әйтеп була.


Бала үлеменә китергән юл вакыйгасы һәрвакыт зур резонанс тудыра һәм кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә. Шул сәбәпле, 24 октябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссия­сенең чираттан тыш утырышы узды. Көн темасында әлеге юл-транспорт һәлакәтен иде.
Иң беренче булып Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин чыгыш ясады.

– Гадәттән тыш хәл чыкты, – дип сүзен башлады ул. – Шул сәбәпле, барлык проб­лемаларны хәл итәргә кирәк. Бу очракта төп сәбәп итеп баланың ата-анасы контроле астында булмавын китерергә иде. Бу бик мөһим. Статистика күрсәтүенчә, балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары күп очракта өлкәннәрнең контроле җитмәвеннән чыга. Пассажир автобусын бер мизгел эчендә туктату мөмкин булмавын да исәпкә алмый булмый. Болардан чыгып, әлеге катлаулы участок буенча конструктив чаралар күрергә кирәк. Автобус тукталышы янында җәяүлеләр чыга торган юл ясарга, сәүдә үзәге ягыннан ачык урынны койма белән капларга тәкъдим итәм. Дөрес, анда җәяүлеләр чыга торган ике урын бар һәм аларның арасы ГОСТ таләпләренә туры килә. Әгәр дә безнең тәкъдимнәрне яклап чыксагыз, боларны тиз арада ясарга кирәк тә булачак.

Утырышта шулай ук хокук саклау, маршрут автобуслары йөртүне оештыручы, юл хезмәтләре органнары, мәгариф идарәсе вәкилләре дә катнашты һәм аларның да фикерләре тыңланды.
 

Участок ГОСТ нормаларына туры килсә дә, бу безнең, шул исәптән, минем шәхси җитешсезлегем. Зур фаҗига чыгарган урынны куркынычсыз итеп ясарга кирәк булачак. Подрядчы белән карар кабул итеп, эшне башлап җибәрергә иде! – диде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Ул Королев урамындагы 1нче сәүдә үзәге мәйданчыгына керү юлын барьерлы койма ярдәмендә тулысынча ябарга, тукталыш павильоны янында ясалма тигезсезлек белән өстәмә җәяүлеләр юлы булдырырга, яктыртуны көчәйтергә кушты.

– Моннан тыш, шә­һәрдә булган потенциаль куркыныч участок­ларны ачыкларга һәм аларны эшкә алырга кирәк. Социаль челтәрләрне игътибар белән карап барсак, анда без җитешсез урыннарны ачыклый алабыз һәм аларны торгызу өчен планнан тыш киңәшмә уздыру кирәк булмаячак, – дип ассызыклады шәһәр мэры.

Нәкъ менә шул социаль челтәрләр аша кайда ничек икәнен белергә була да инде. Әйтик, өзлексез яуган яңгырлар ливневкаларның начар эшләвен, күп урыннарда җәяүлеләр чыга торган урыннарны су каплавын күрсәткән.


Хәзер көннәр кыскарып, төннәр озынайгач урам утларын яндыру вакытын үзгәртү таләп ителә. Балалар мәктәпкә караңгыда йөрергә тиеш түгел.
Ә менә фаҗигаләрне булдырмау буенча профилактика эшен көчәйтү мәсьәләсе җые­лучылар алдына зур бурычлар куя. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Моның буенча планлы эшләр мәгариф учреждениеләрендә даими уздырылса да, соңгы очрак моны көчәйтүне таләп итә. Ә бит гомере өзелгән малай мәктәптә юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйгеләрдә актив катнашкан.


Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Юлларда уяу булыгыз, балаларны игътибарсыз калдырмагыз, киемнәрегезгә яктылык кайтаручы элементлар тагыгыз. Үзегезне дә, балаларыгызны да саклагыз! Алар өчен сез җаваплы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев