Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Осиново бистәсендә җитди янгын булды

Гомуми мәйданы 107 кв. метр булган ишегалды корылмалары ут белән тулысынча диярлек юк ителә.

Янгын Осиново бистәсендәге Төньяк урамдагы хуҗалык корылмаларының берсендә булды. Янгын вакытында хуҗалар өйдә була. Күршедәге йортларда яшәүчеләр ярдәмгә килә. Алар янгынны сүндереп, көрәк ярдәмендә кар ташып, хуҗалык шлангларын сузып, мөмкин булганча су сиптерә. Бирегә Казаннан, Васильево, Яңа Тура бистәсеннән, Яшел Үзәннән янгын сүндерү бүлекләре җәлеп ителде.

Проблема бу участокта янгынга каршы су булмауда иде, якын-тирәдә янгын гидрантлары да, сулыклар да юк. Су алырга М-7 трассасындагы «КамАЗ Центр» территориясендә урнашкан янгын гидрантына бер километрдан артык барырга туры килде. Шуңа да карамастан, утны җиңә алдык.

Янгынның сәбәбе - ут эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Кул, муен, йөз һәм аяклары пешеп, зыян күрүчене Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә озаталар.

Резедә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев