Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Онлайн попугай 42 мең сумга төшкән

Эчке эшләр бүлегенең атналык мәгълүматларына карасаң, шаккатасың инде менә. Бер район чикләрендә генә дә әллә нинди күңелсезлекләр булып тора. Кемнәрнедер мунчада бикләп куеп, ут төртеп яндыралар, кемнәрнедер исерек килеш руль артында тоталар, кайсыберләре кибетләрне талап чыга һәм башкалар. Саный китсәң, әллә ниләр эшлиләр.

Мин үзем, мәсәлән, өч көн генә өйдә булмадым, шул арада урам ягыннан кызарып пешеп утырган баланны җыеп киткәннәр. Күрше-тирә дә абайламыйча калган. Киткәндә, ничек уңганнар, үзләре нинди эре дип уйлап та куйган идем. Күңел сизенгән. Килүемә баланнан җилләр искән. Бер йорт аркылы күршеләрнекен дә җыйганнар ди. Әче көзге җимеш кемнәрнеңдер кесәсен калынайткандыр инде. Әмма тормыш бумеранг бит ул. Кыек кергән нәрсә кесәне тишми калмас.

Ә менә 40 яшьлек яшел үзәнле социаль челтәр аша 42 мең сумга Жако токымлы попугай сатып алам дип алданган. Попугай да булмаган, акча да билгесез юнәлештә кемңендер кесәсенә күчкән. Ә инде кредит белән алдап көн күрүчеләр дә муеннан. Мошенниклар кешеләргә банк хезмәткәре роленә кереп шалтыратып, ялганлап, бер кредит урынына икенчене алырга кыстап, күп суммаларда акчаларны үзләштерәләр. Бу юлы, мәсәлән, 62 яшьлек хатын-кыз аздан гына 200 мең сумын алдырмаган. «Почти» бирәсе булган. Бәхете.
билгесез затлар, 85 яшьлек яшел үзәнлене дә алган дарулар өчен компенсация түләү белән оста гына алдаганнар. Нәтиҗәдә, мескен пенсионер 103500 сум акчасыннан язган. Ә бит тиенләп җыеп килгән акчасын терминал аша үзе күчергән. Бер уйласаң, компенсация алырга ни өчен шуның хәтле үзеңә түләргә? Җинаять юлына басучыларда оят дигән нәрсә юк шул инде.

Интернет-сайтлар аша алданучылар да бихисап. 33 яшьлек яшел үзәнле автомобиленә фара сатып алырга булган. Әмма турыдан-туры мошенниклар кармагына эләккән. Аның банк картасыннан 25917 сум акчасын алганнар.

Интернет аша өстәмә акча эшләү тәкъдимнәренең дә барысына да ышанырга ярамый. Башта бик нык тикшерергә кирәктер. Әйтик, бер яшел үзәнленең банк картасыннан билгесез затлар 12131 сумын алганнар. 29 яшьлек хатын-кыз өстәмә акча эшлим дип, билгесез затларга 30 мең сум акчасын үзе үк күчергән. Аралашулары кара-каршы утырып түгел, ә социаль челтәр аша барган.

Интернет заманында безгә бер яктан бик уңайлы, икенче яктан алдануы җайлы. Нишләргә дә белгән юк. Ныграк тикшерергә, шәхси мәгълүматларыңны теләсә-кемгә бирмәскә генә кирәктер. Башка чара юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев