Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Өегездә генә утырыгыз, ник дисәгез...

Сак бул, руль артында исерек!

Руль артында гына түгел, җәяүле исерек­ләрне дә читләтеп узарга тырышабыз. Ә автомобиль юлларында шундый хәлдә чыккан йөртүчеләрдән ничек сакланырга? Менә бу сорау кемне генә борчымый. Әмма андыйлар әлегә кимеми. 

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында Б.Ю.Курышев һәм И.С.Савельев йөртүендәге машиналарны шикләнеп туктата. Автомобильчеләрнең айнык булмавы сизелә һәм тикшерү ясала. Икесенең дә моңа кадәр руль артында салмыш тотылганнары булмаган. Әмма бу аларны җаваплылыктан коткармый. 

РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча тоткарланучыларга карата беркетмә төзелә һәм эшләре җәмәгать судына юнәлтелә. 
Суд карары буенча бу гаепләнүчеләр 1 ел 7 ай дәвамында руль артына утырып чыга алмаячак­лар, чөнки хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. Икесенә дә 30 мең сум күләмендә штраф та салынган. 

Хөрмәтле автомобильчеләр! Россия Федерациясе законнарын бозу авыр нәтиҗәләргә, фаҗигаләр чыгуга китерергә мөмкин. Салмыш баштан юлга чыкмагыз, өегездә генә утырыгыз. 

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев